Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры коллективы!
Сезне ихлас йөрәктән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләргә рөхсәт итегез! Театрыбыз еллар бусагасын үз йөзе, үз кыйбласы белән атлый. Яшәешебезнең мәңгелек мөнбәренә әверелгән галиҗанәп сәхнәдән әйтер үз сүзебез, үз биеклегебез, үз ачыш-табышларыбыз бар. Тамашачыбызның ихлас мәхәббәте, алкышлары, сәхнә балкышы артында тулы бер коллективның фидакарь хезмәте, газаплы иҗат ләззәте ятуын...